+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
2 Июня 2017, 07:46

Коръән укучылар бәйгесе үтте

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында балалар һәм үсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узды.

Әлеге изге бәйрәмне имам-ахун Рамил хаҗи Исәнбирдин һәм Яңа Биектау авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Әсләх хәзрәт оештырдылар. Сүрә һәм аятьләрне иң оста укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны оештыручылар аның иганәчесе булган “Самстрой” җәмгыяте җитәкчеләренә зур рәхмәтле. Изге Рамазан аенда кылган игелекләре өчен үзләренә мең савап язылсын!
Миләүшә Латыйпова.
Читайте нас