+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
7 Июня 2017, 15:10

Ничек ураза тотарга?

Соңгы елларда ураза озын көннәргә туры килә. 19 сәгать буе ашамый-эчми тору күпләргә авыр бирелә, шуңа да ураза тотучыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Авырып киткән кешеләр уразаларын башка вакытка күчереп тә тота ала. Хроник авыруы булганнар да иң элек табиб белән киңәшләшергә тиеш.

“Бәкара” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми”, — ди. Исламда үз-үзеңә зыян салу шулай ук тыела. Сәламәтлегең начар булуын белә торып, ураза тоту киңәш ителми. Ә инде уразага керүчеләр аны сәламәтлегенә зыян китерми генә тотарга тиеш.

Көне буе ач торганнан соң, ифтарда капылт кына ашказанын тутырып куярга кирәкми. Иң элек хөрмә яки йөзем кабып куеп, ике стакан чиста су эчәргә, намаз укырга, аннары гына ифтарны ашарга кирәк. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш.

Ифтар белән сәхәр арасында күп итеп су эчегез. Сок, чәй, каһвә эчәсене генә китерә. Суның күләменә килгәндә, ифтар белән сәхәр арасында гәүдәдәге һәр килограмм авырлык өчен 30–50 миллиграмм су эчелергә тиеш. Ифтарда суны ашаганчы эчү дөрес була. Хөрмә белән авыз ачуның үз сере бар: аңардагы фруктоза организм тарафыннан тиз үзләштерелә һәм баш миенә “ашказанына ризык эләкте” дигән сигнал килеп җитеп, ашыйсы килү теләге басыла.

Сәхәрдә тозлы, кыздырылган авыр ризыклар ашамаска кирәк. Аларны үзләштерергә су күп кирәк була. Иң яхшысы – сәхәрдә сөт ризыкларын, балык, майсыз ит, яшелчә ашау. Рамазан аенда гына түгел, аннан соң да шул рәвешле тукланыгыз. Инфаркт кичергән, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны һәм эчәгенең хроник авырулары булганнарга, югары кан басымыннан интегүчеләргә ураза тотарга киңәш ителми. Статистика буенча, соңгы ике елда рамазан ае чорында йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең саны арткан.
Мәгълүмат “Шәһри Казан” сайтыннан алынды.
Читайте нас