Форумда катнашучы яшьләр атна дәвамында палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар төрле мастер-классларда, тренингларда, интеллектуаль уеннарда, квестларда, Ислам диненең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашачак.
Моннан тыш, Коръәнне тәфсирләү һәм махраҗ буенча дәресләр оештырылачак. Татарстанның һәм чит илләрнең күренекле дин әһелләре белән очрашулар да каралган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.