Эшлекле сәфәрнең максты – Русиядә Ислам проектларын булдыру һәм финанслау, хәләл индустриясен үстерү, Гарәп Әмирлекләренә Русиядә җитештерелгән продукцияне озатуны оештыру.
Делегацияне тарихи резиденциясендә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кабул итте. Баш мөфти кунакларны Русия мөселманнары өммәте тормышы, Үзәк диния нәзарәте тарихы белән таныштырды.