+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Иман
5 сентябрь 2017, 05:42

Болгар Ислам академиясе ачылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4 сентябрьдә Изге Болгар җирендә тантаналы рәвештә Болгар Ислам академиясе ачылды. Мөһим чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов катнаштылар.

Тантананы Коръән аятьләре белән Камил хәзрәт Сәмигуллин ачты. "Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", – дип теләген җиткерде мөфти.
Русия Президенты Владимир Путин да үзенең тәбрикләү сүзләрен юллаган. "Болгар Ислам академиясе традицион рухи мирасыбызны тергезүне, мөселман мәгарифен үстерүдә Гомумрусия үзәгенә әверелүне максат итеп куя. Биредә югары квалификацияле дин әһелләре әзерләнәчәк, тирән фәнни-тикшеренү эшләре алып барылачак, масштаблы социаль, мәдәни, мәгълүмати проектлар гамәлгә ашырылачак", - дип билгели ил башлыгы сәламләү телеграммасында һәм биредә белем алучыларның киләчәктә Русиядәге мөселман өммәтенең таянычы булуына өмет белдерә.
Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышында әлеге зур проектны күәтләп, аны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән Русия Президенты Владимир Путинга һәм төзелешкә өлеш керткән барлык иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.
- Академия ачылу республика өчен генә түгел, Русия һәм барлык мөселман өммәте өчен дә әһәмиятле чара. Якынча 11 гасыр элек Болгарда ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән. Бу вакыт эчендә халкыбыз данлы һәм катлаулы юл үтте, әмма Аллаһы Тәгаләгә ышанычын һәм гореф-гадәтләргә тугрылыгын саклап кала алды. Элек-электән әлеге изге җирләр Ислам дине галимнәре тәрбияләгән һәм, академия ачып, без әлеге олуг традицияләребезне кайтарабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич исә академия ачылу белән илебез мөселманнарының чит илләргә юл тотмыйча, үзебездә сыйфатлы дини белем алачакларына һәм киләчәктә көндәшлеккә сәләтле дин галимнәре була алуларына басым ясады. Болгар академиясе ачылу белән, шулай ук, Минтимер Шәймиев һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да тәбрикләделәр.
Моңа кадәр Болгар Ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар Ислам академиясенә быел 36 студент кабул ителде.
Читайте нас