Конкурста дөньяның 32 иленнән Коръән укучылар катнаша. Русияне Зарифи Баракатулло тәкъдим итә.
Быел конкурс вакытында тамашачыларны фойеда зур мәдәни программа көтә. Күренекле Коръән-хафизлар һәм хөрмәтле кунаклар осталык дәресләре үткәрәчәк, лекцияләр укыячак.
Халыкара конкурс кысаларында чарага килүчеләр гомрә (кече хаҗ) һәм хаҗ кылу өчен юллама, Мароккога һәм Төркиягә тур уйнатуда катнаша алачак.
Моннан тыш, кунаклар хәләл ризыклар тәмләп карый алачак. "Коръән бәйрәме" нисбәтеннән оештырылган акцияләр ярдәмендә кием-салым, косметика һәм китаплар сатып ала алачак. Балалар өчен исә күңел ачу программасы каралган.