Кызыл Бордагы ифтар авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнгән. Ифтарда шулай ук күрше-тирә авыллардан да кунаклар килгән. Кунаклар намаз укып, вәгазь тыңлап кына калмыйча, төбәктә дин үсеше турында да фикер алышкан.
Ифтарны оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев беренче чиратта кунакларны Рамазан ае белән тәбрикләп, Гает бәйрәмнәрен рухи яктан чистарынып каршы алырга чакырган. Шулай ук Мәскәү кунагы авыл халкын башкалада оештырылачак зур ифтарлар, дини чаралар белән таныштырган. Төбәктә динне җәелдерү максатында яшьләр өчен дин курслары ачарга, “Беренче намаз” акцияләре уздырырга чакырган.
Кызыл Бор авылындагы мәчет Мәскәү татарлары “Штабы” ярдәмендә төзелеп, узган ел үз эшен башлап җибәрде.