+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
31 Мая 2018, 08:18

Мин Рамазан аен яратам

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Сызраньда “Азан” мәчете янында дини селфи ясау өчен “Мин Рамазан аен яратам” дигән язулы арт-объект урнаштырганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Сәлам” иҗтимагый яшьләр оешмасы шәһәргә һәм тарихи урыннарга ихтирам-мәхәббәтне аңлатучы арт-объект ясаган булган. Сызрань мөселманнары исә бу объектка “Мин изге Рамазан аен яратам” дип язып куйган.

“Азан” мәчете янында куелган әлеге билге Рамазан аена хөрмәт буларак. Бу татар җәмәгатьчелеген бик куандырды. Кешеләр бирегә килеп истәлеккә фотога төшә, олыларга да, балаларга да ошый”, - ди “Сәлам” хәрәкәте лидеры Ильяс Шәкүров.