+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
21 Ноября 2018, 10:20

Салаваттагы колониядә мәчет төзеләчәк

Салават шәһәрендәге 16нчы холык төзәтү колониясендә мәчет һәм православие чиркәве төзеләчәк. Колония начальнигы, полковник Алексей Юрченко, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте вәкиле Рамил хәзрәт Насыйров, Салават һәм Күмертау епискобы Николай катнашлыгында үткән очрашуда мәчет һәм чиркәү төзү өчен җир бүлү һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның холык төзәтү системасы учреждениеләрендә мөселман һәм православие дин әһелләре тоткыннар арасында актив эш алып бара.

Төрмәдә утыручылар белән эшләү, һичшиксез, бик мөһим, чөнки алар без яшәгән җәмгыятькә чыгып, үз урыннарын табалмаса, яңадан туры юлдан тайпылып, җинаять эшләргә мөмкин.

Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе руханилар белән берлектә төрмәдә утыручы дин тотучы тоткыннар арасында эш алып баруга җитди игътибар бирә.