+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
7 Декабря 2018, 12:01

Яшь офицерлар мәчеттә булды

Башкортстан башкаласында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар слеты узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чараның программасы киң һәм кызыклы, аерым алганда, гыйбадәтханәләргә бару да кертелгән иде.

Элекке чыгарылыштан 44 кеше Уфаның Беренче җәмигъ мәчетенә килде, анда аларны имам-хатыйп Әхмәт хәзрәт Әхмәров бик җылы каршы алды. Ул мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм яшь офицерларга “Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы мөселманнарның Ислам нормаларын үтәве” дигән брошюра бирде.

Методик киңәшләр Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Рязань хокук һәм идарә академиясе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән. Ул - төрмәдә утыручы диндар тоткыннар арасында дөрес эш алып бару өчен бик кирәкле әсбап.