Чираттагы кышкы җыен 23-27 гыйнварда үтәчәк һәм Ислам дин галиме, факиһ һәм мөхәддис, дүрт сөнни хокукый мәктәбенең берсе – Хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлын һәм рухи мирасын өйрәнүгә багышланачак. Моннан тыш, форум кысаларында дүрт көн дәвамында Болгар шәһәренең Ак мәчетеннән егетләр һәм кызлар гакыйдә, Әбү Хәнифә фикъһе, шулай ук аның тормыш һәм иҗат юлы турында интенсив курс узачак.
VII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Русия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 18дән алып 30 яшькәчә 17 егет һәм 17 кыз чакырыла.
Сайлап алу ике этапта уза: 10 декабрьдән 2019 елның 10 гыйнварына кадәр проект кураторлары иң яхшы эссе язучыларны сайлап алачак.
2019 елның 11 гыйнварында авторлар арасында тест үткәрәчәкләр, аның нәтиҗәсе буенча форумда катнашучылар билгеләнәчәк. Барлык катнашырга теләүчеләргә 2019 елның 8 гыйнварына кадәр анкета тутырырга кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfXKW6urLMzPvKaxMBu2WovSH_hjs0u9H94_6x4r7isG083lA/viewformШуннан соң интернетта vk / instagram үз битеңдә #зимняяшкола_абуханифы #абуханифа хэштеглары белән “Әбү Хәнифә минем өчен кем ул?” темасына эссе язып урташтырырга, ул буш араларны да санап 700 билгедән дә ким булмаска тиеш.
Форумда катнашу турында тулырак
https://vk.com/fmm_7 төркемендә танышырга мөмкин.