Бу хакта реставрация эшләре җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Сахра Аләби хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез, мөселман гыйбадәтханәсе Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” сугышчылары тарафыннан тулысынча диярлек җимерелгән. Террорчылар 45 метрлы манараны шартлаткан, китапханәне талаган һәм мәчеттә сакланган Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) киемнәрен урлаган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, мөселманнар өчен кыйммәтле ядкарьне кире кайтарып булмаячак.
Торгызу эшләрендә халыкара белгечләр катнаша. Реставрация вакытында заманча технологияләр кулланыла: җимерелгән диварларның һәр фрагменты ультратавыш белән тикшерелә, ә аннары аңа идентификация номеры бирелә. Шулай итеп, калдыклардан юкка чыгарылган манараны җыю һәм колонналарны торгызу планлаштырыла. Шул ук вакытта, торгызу эшләрендә заманча материалларны куллану катгый тыела, чөнки мәчет ЮНЕСКО мәдәни мирасы һәйкәле булып тора.