+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
17 Января 2019, 09:45

Казахстанда мәчетләрне яңача төзиләр

Казахстанда мөселман гыйбадәтханәләрен проектлау һәм төзүнең яңа стандартларын расладылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзер бинаның зурлыгы аны төзергә планлаштырылган торак пунктына бәйле булачак.

Поселокта төзелгән мәчет -- 50-500, районныкы -- 500-1500, шәһәр һәм өлкә мәчетләре 1-5 мең кешегә исәпләнгән булырга тиеш.

Моннан тыш, мәчетләр төзүнең мәҗбүри шарты: мәхәллә кешеләренә машина кую өчен парковка җиһазландырылырга тиеш. Бүген Казахстанда 2626 мәчет исәпләнә.