+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
22 Февраля 2019, 05:51

Коръәннең “Казан басмасы” -- айфонда!

Тәфсир елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты, яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдалану өчен Коръән Кәримнең электрон версиясен “кертте”.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге кушымтага нигез итеп нәзарәттә әзерләнеп бастырылган, Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча югары комиссия тарафыннан Халыкара стандартларга туры килү турында таныклыкка ия булган һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мөсхәф (Коръән) экспертизасы комитеты идарәсендә уңай бәяләнгән Коръән басмасы алынган.

Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Коръәннең “Казан басмасы” мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8

Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләү ниятләнә.
“Казан басмасы” – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен тергезү өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара.

Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда бастырылган”, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.