+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
15 июль 2019, 12:35

Башкортстан нәзарәтенең “Диәнәт” журналы яңадан чыга башлый

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте “Диәнәт” дини-агарту журналын чыгаруны яңадан башлап җибәрә. Узган атнада аның беренче саны басмага җибәрелгән, анда, мәгълүмати-аналитик мәкаләләрдән тыш, төп өлешне хөтбәләр тәшкил итә. Эксперименталь партия 999 данә тираж белән бастырылачак. Җыелган материал 13 җомга намазына исәпләнгән. Журнал мөхәррире Иршат хәзрәт Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, алга таба яңа рубрикалар ачу һәм тиражны 2 мең данәгә кадәр арттыру планлаштырыла.

“Диәнәт” — 1926-28 елларда эшләгән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең басма органы, шулай ук бу чорда шул ук исемдәге “Диәнәт” дини-агарту журналы нәшер ителә. Архив документларыннан күренүенчә, Башкортстан диния нәзарәте 1917 елның декабрендә Бөтенбашкорт корылтаенда оештырыла. 30нчы еллар азагында БАССР Диния нәзарәте бетерелә, аны 1992 елда гына тергезәләр. 2017 елда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе Айнур хәзрәт Биргалин башлангычы белән журналны чыгаруны яңартырга карар ителде. Басма кварталга 1 тапкыр чыгачак.
Читайте нас