Кичә “Зәкәт” хәйрия фонды генеральный директоры Булат Мәрданов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин күптән түгел аякларына катлаулы операция кичергән, хәзер өендә тернәкләнү узучы танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллинаның хәлен белеп кайттылар.
Авырган кардәшеңнең хәлен белү динебездә сөннәт гамәлләрдән санала. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Аллаһы Тәгаләдән хәерле шифалар сорап, Коръән Кәрим аятьләре укыды һәм дога кылды, дип хәбәр итә “Дин вә мәгыйшәт”.
Хөрмәтле дин кардәшләребез, Раббыбыздан якташыбыз Әлмира апа өчен шифа сорап, дога кылыйк!
Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанның Илеш районы Сәеткул авылында туган. 1959 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлаганнан соң “Совет мәктәбе” һәм 1964 елдан “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналларында эшли.
1995 елда Әлмира ханым Әдиятуллина “Хатын-кызлар рухи яңарыш юлында” дигән оешма төзи, соңрак бу берлек “Мөслимә” дип үзгәртелә. 1997 елдан Әлмира Әдиятуллина “Мөслимә” гәзите баш мөхәррире вазыйфасын башкара. 2005 елда ул Нобель премиясенә тәкъдим ителде.