Бүген киң мөселман җәмәгатьчелеге җиде ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды. Мәрхүмнең рухына Коръән укып дога кылу мәрасиме изге җомга иртәсендә Казан мөселман зиратында башланды.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Вәлиулла хәзрәт белән иңгә-иң куеп эшләгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Камил хәзрәт Вәлиуллин, Әхмәт хәзрәт Сабиров катнашты. Кунаклар арасында шулай ук Апанай мәчете мәхәлләсе һәм Казан имамнары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бар иде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында каберләрне зиярәт итүнең, мәрхүмнәр рухына дога кылуның әһәмияте хакында җиткерде. Ул Вәлиулла хәзрәт Якуповның Ислам дине үсешенә зур өлеш керткән, халкыбызга Ислам дине турында хакыйкый белемнәр ирештерү максатыннан, күпләгән хәнәфи галимнәренең хезмәтләрен татар һәм урыс телләрендә беренчеләрдән булып бастырган шәхес булуын билгеләп узды.
Ахырдан Коръән аятьләре укып, дога кылынды.
Искә алу чарасыннан соң, Апанай мәчетендә “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Валиулла хазрат Якупов: жизнь и деятельность” дигән китапның презентациясе узды.
Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов (тугач бирелгән исеме — Венер) 1963 елның 4 сентябре Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туган - күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы, Ислам белгече, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (2008-11), нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (2011-12). Тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире.
2012 елның 19 июлендә Вәлиулла хәзрәт Якупов иртәнге сәгать унда үзе яшәгән йорт янында билгесез кеше тарафыннан атып үтерелде.