+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
23 июль 2019, 04:07

Ислам – тынычлык дине

Чишмә районында Башкортстан мөселманнарының XVI җыены үтте

Чишмә районында Башкортстан мөселманнарының XVI җыены үтте


Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хөсәен-бәкне искә алу өчен килә. Чара Ирек авылында мәчет ачу тантанасы белән башланды. Анда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 42нче буын оныгы, Амман халыкара университеты (Иордания) һәм Болгар Ислам академиясе профессоры Абдерраззак Әс-Саиди, “Әл-Әлбәйт” университеты (Иордания) профессоры Мөхәммәд Мохтар, Ырынбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев, Русия Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләйманов, Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Миңневәли Мусин, республика имамнары һәм авыл халкы катнашты.


Бу күркәм “Миңзифа” мәчете бертуган Альберт, Ринат һәм Ришат Динуровларның хәләл акчасына бер ел эчендә төзелгән. Авылдашлары да ярдәм иткән. Бу урында элек мәктәп булган, ул ябылгач, урыны буш торган. Динуровларның әтиләре Сөнәгать Әхмәдулла улы шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән. Әниләре Миңзифа 80-90нчы елларда дин тараткан, балаларына авылда мәчет салу зарурлыгы турында әйткән булган. Шулай итеп, өч бертуган әниләренең васыятен үтәгән.

Эшкуар Альберт Динуров һәм “Миңзифа” мәчете имамы Фәрит хәзрәт Вахитов гыйбадәтханә төзе­лешенең ничек баруы турында сөй­ләделәр.

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗет­дин, чыгыш ясап, моннан берничә дистә ел элек бөтен республикада нибары 16 мәчет эшләве, ә бүген Башкортстанда 1200 гыйбадәтханә булуы турында әйтте. Ул Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте байрагын тантаналы рәвештә тапшырды, төзелешкә хәләл акчаларын салган эшкуарлар Альберт һәм Ринат Динуровларны — “Әл-Игътисам” (“Бер­дәмлек”) медале, ярдәм күрсәтү­челәрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Беренче тапкыр азан яңгырады һәм намаз укылды...

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм имамнар “Акзират”та урнашкан Хөсәен-бәк кәшәнәсенә юнәлделәр. Өч ел элек хәзерге Башкортстан территориясендә Ислам динен таратучыларның берсенең җәсә­де тантаналы рәвештә җирләнгән иде, бүген биредә догалар яңгырады.

Бу көнне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Чишмә районына сәфәре белән килгән иде, ул хаҗи Хөсәен-бәк исемендәге мәчеттә һәм Успение чиркәвендә булды.

Районның имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов әйтүенчә, мәчет һәм мәхәллә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә карый. Мәчеттә хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен заллар бар. Теләге булган һәр кеше якшәмбе мәктәбенә йөри ала. Мәчет каршында мохтаҗлар өчен ярдәм үзәге ачылган.

Радий Хәбиров хөрмәтле кунаклар китабында теләкләрен язып калдырды. Анда ул: “Гаҗәеп матур мәчет өчен рәхмәт. Аллаһ сакласын! Сезгә һәм йортыгызга иминлек телим!” — дип язган.

Радий Фәрит улы, шулай ук, Успение православие гыйбадәтханә­сендә булды. Ул зур булмаган агач чиркәү урынына салынган. Әлеге чара кыңгыраулар чыңы белән тәмам­ланды.

Ахырда барлык катнашучылар Чишмә Мәдәният сараеның зур залына чараның тантаналы өлешенә җыелды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шәех Абдерраззак Әс-Саиди, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Чишмә районы имам-мөхтәсибе һәм Хөсәен-бәк исемендәге Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Собхангулов, шулай ук балаларның-үсмерләрнең җыены кысаларында үткән “Мин Исламны өйрәнәм” XVI төбәкара Коръән уку конкурсының жюри әгъзалары һәм оештыручылары катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар җыелучылар алдында чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров, имамнар алдында чыгыш ясап, Башкортстанда милләтара һәм конфессияара аралашу мәсьәләсе иң мөһимнәрдән санала, дип белдерде.

— Мин безнең республикада дөньядагы барлык дин тарафдарлары дус-тату яшәвен һәрвакыт горурлык белән әйтәм. Бөтен дин әһелләренә кешеләрнең күңелен, уй-фикерләрен яктыртулары, илгә лаеклы гражданнар тәрбияләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм, — диде Радий Фәрит улы.

Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фикеренчә, бүген җәмгыятьтә гаделлек, изгелеккә һәм яхшылыкка ышану таләп ителә. Хөсәен-бәк нәкъ шушыңа өндәгән, вәгазьләрен шушы хакта сөйләгән.

Аннары “Мин Исламны өйрәнәм” XVI төбәкара Коръән уку конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. “Мәчеттә беренче ел укучы балалар һәм яшүсмерләр” номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Кә­рим Мартынов, 2. Азалия Әхмәтшина, 3. Садретдин Сәләмов. “Мәчеттә ике ел укучылар” номинациясендә: 1. Сәет-Әкбәр Саттаров, 2. Данияр Баһманов, 3. Әминә Вәлиуллина. “Өч һәм аннан да күбрәк ел мәчеттә белем алучылар” номинациясендә: 1. Самира Ширинова, 2. Фирүзә Хәсәнова, 3. Зөһрә Шәйдуллина. “6 яшькә кадәрге балалар” номинациясендә: 1. Әхмәт Байбурин, 2. Әхмәт-Фәрук Гарифуллин, 3. Хәдичә Сәрвәрова.

Барлык җиңүчеләргә дә Русия үзәк Диния нәзарәтенең бүләкләре тапшырылды.

Рәсми тантана тәмамланганнан соң, Хөсәен-бәк исемендәге мәчеттә намаз укылды. Бәйрәм кунакларын — хәләл пылау, ә балаларны тәм-томнар көтә иде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас