Аллаһның яраткан Илчесе болай дип әйтә: “Үземнең өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәттән соң мисвәк кулланырга әмер бирер идем” (имам Әл-Бәйхәкый; имам Мәлик; имам Әл-Хәким).
Мисвәк яки сивәк – без белгән агач тамыры гына булмаска да мөмкин, ул, шулай ук, теш щеткасы да була ала, дип яза “Дин вә мәгыйшәт” гәзите. Гайшә (радыяллаһу ганһә) Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен тапшыра: “Сивәк – авыз куышлыгының чисталыгы һәм Аллаһ Тәгаләнең сездән риза булуы” (имам Әт-Тирмизи; имам Әхмәд).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аны: уянгач; тәһарәт алганда; һәр намазга кадәр; Коръән укыганда; өенә кергәндә куллана иде.
Ураза тотучы кешеләр дә сивәкне көннең төрле вакытында куллана алалар. Гамир бин Рабигә болай дип әйтә: “Мин Пәйгамбәребезнең ураза тоткан вакытында мисвәк кулланганын күп тапкыр күргәнем бар” (имам Әбү Давыд; имам Әт-Тирмизи).
Шулай ук сивәкне куллангач, аны юып алу сөннәт булып тора.
Гайшә (радыяллаһу ганһә) болай дип әйтә: “Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сивәген куллангач, аны миңа бирә иде. Мин аны юып, үзем куллана идем, соңыннан, кабаттан юып, Пәйгамбәребезгә кайтара идем” (имам Әл-Бәйхәкый; имам Әбү Давыд).