+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
9 август 2019, 04:36

Дини тәрбия нигезендә — әдәп-әхлак

Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.

Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.


Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балачакта барлыкка килгән әхлак кагый­дәләре кешене гомер буена озата бара. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.

Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шәригать кануннары Коръ­әндә әхлакый кагый­дәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине тыныч­лык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя, тормышның барлык өлкә­ләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра.

Яшь буынга дини тәрбия бирүдә Октябрьский шәһә­ренең “Нурул-Ислам” мәдрә­сәсе җитәкчелеге эш­чәнлеген билгеләү зарур. Яшьләргә дини гыйлем мәдрә­сәдә бирелүдән тыш, имам-ахунд Мәү­лемҗан хәзрәт Сибгатуллин шәхсән үзе дә, мәдрәсә шәкертләре белән берлектә дә гомуми белем бирү учреж­де­ние­ләрендә, колледж-техникумнарда еш булып, тәрбияви әңгә­мәләр үткәрә. Балалар өчен эк­скурсияләр, әңгә­мәләр мәд­рәсә-мәчетләрдә дә оештырыла.

Шундый очрашу Туймазы райо­нының Өязе­тамак авылы мәчетендә үтте. Кунакларны мәчет имамы Вәзир хәзрәт Хәйруллин, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин каршы алды.

Мәчетебез белән якыннан таныштыру, балаларга диннең асылын аңлату максаты белән мәктәп укучыларын әлеге мәҗлескә чакырдык. Чарага ата-аналар, укытучылар, мәктәп директоры Фиргать Куватов та килгән иде. Кунаклар өчен сәламәт тормыш рәвеше, тәртип кагыйдәләре, ата-ананы хөрмәт итү, бала хакы турында әдәп-әхлак дәресе үткәрелде, сорауларга җавап бирелде. Гомумән, Рамазан аенда мәчетебездә мондый чаралар еш үткәрелде, аларда Ярмәкәй, Туймазы районы дин әһелләре – имам-мөхтәсибләр Фидан хәзрәт Тимербаев һәм Рим хәзрәт Шәяхмәтов та катнашты. Мө­сел­ман кардәшләр тәравих намазын укыды, вәгазьләр тыңлады.

Әйткәндәй, авылыбызда яңа мәчет узган ел ахырында гына, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, күпсанлы мәр­тәбәле кунаклар катнашлыгында ачылды. Биредә балаларны күрү аеруча куаныч­лы. Форсаттан файдаланып, мәчетнең тирә-ягын ямь­ләндерүдә ярдәм иткән Октябрьский шәһәре эшкуары Марат Ногмановка рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Аның булышлыгы белән мәчетнең тышкы ягы җылытылды. “Шундый игелекле кешеләр күбрәк булсын иде”, — диде Вәзир хәзрәт.

Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра. Шуңа күрә мондый тәрбияви чаралар, Аллаһы боерса, дәвамлы булыр. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында да онытмаска тиешбез.
Айфара ФАЗЛЕТДИНОВА.

Октябрьский шәһәре.


Читайте нас