+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
11 август 2019, 12:23

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.
Бөтен дөнья, шул исәптән, Башкортстан мөселманнары да, Корбан бәйрәмен билгели. Иртә белән меңнәрчә мөэмин-мөселман мәчетләргә агылды, гает намазы укыды, корбан чалды.
— Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм аңа табигъ мәхәлләләре исеменнән җөмләгезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җәнәбел Хак хәерле гамәлләр, күркәм тормыш, ил-көн тынычлыгы, һәр ике дөнья сәгадәтләрен насыйп әйләсен, – диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә сөйләгән вәгазендә.
Ул Русия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Башкорстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, башка җитәкчеләрнең һәм рәсми кешеләрнең мөселманнарны Корбан бәйрәме белән ихлас котлаулары турында хәбәр итте.
Уфада Корбан гаетен бәйрәм итү вакытында Зинино бистәсе янындагы “Караван” сәүдә үзәге (Пригородная урамы, 55) каршында һәм Орджоникидзе районындагы Төньяк автовокзал территориясендә махсус корбан чалу мәйданчыклары оештырылды.
Башкаланың “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортостан” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Ферзь эшлекле клубы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Корбан хәләл Fest” бәйрәм чаралары булды.
Читайте нас