беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны төрмәләрендә утыручы тоткыннар, илнең Мәккәи Мөкәррәмә һәм Мәдинә Мөнәүвәрә шәһәрләрендә булып, хаҗ кылдылар. Бу хакта "Әр-Руйя" яңалыклар порталы хәбәр итә.
Ислам кануннары нигезендә, тоткыннар төркеме хаҗ вакытында башка мөселманнардан берни белән дә аерылып тормаган, алар барысы да ихрамда булган.
Моннан тыш, алар артыннан беркем дә күзәтеп тормаган. Хаҗиларны бары тик туганнары гына озата йөргән.
Әлеге программаның төп максаты - "төрмәдә утыру вакыты тәмамланыр алдыннан тоткыннарны гадәти тормышка җәлеп итү һәм социальләштерү".
Хаҗ кылганнан соң барлык тоткыннар да төрмәләренә үзләре әйләнеп кайткан, дип хәбәр итә ислам.ру сайты.