25 сентябрьдә космоска юл алачак Берләшкән Гарәп Әмирлекләре космонавты Хаззаа Әл-Мансури Халыкара космик станциягә ун килограмм йөк алачак, дип хәбәр итә islam.ru.
Шул исәптән Коръән Кәрим, Берләшкән Гарәп Әмирлегенә нигез салган Шейх Зейднең фотосын, туган иленең флагын, Дубай Хөкүмәте җитәкчесенең “Минем тарих” китабын алачак, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Мөхәммәд бен Рәшит исемендәге космонавтларны әзерләү программасы директоры Сәлим Әл-Марри.
-- Космик үзәк Хаззаа Әл-Мансури белән ун килограмм йөк җибәрә. Аңа Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәдәниятенә һәм илнең тарихи мирасына караучы әйберләр керә. Аерым алганда, бу йөккә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре флагы һәм логотиплар, алар, космостан кайткач, музейларда урнаштырылачак һәм сувенирлар сыйфатында таратылачак.
Бу әйберләр арасында, шулай ук, илнең милли агачы Әл-Гхафның 30 орлыгы, үткәрелә торган фәнни тәҗрибәләргә бәйле материаллар, аерым алганда, Җир һәм Марс макетлары, Әмирлекнең милли ризыгы, гаилә фотографияләре һәм кайбер сувенирлар кебек шәхси әйберләр бар, - дип сөйләгән Сәлим Әл-Марри.