+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
3 сентябрь 2019, 08:24

Кабердә нинди сораулар биреләчәк?

Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәнкир исемле ике фәрештә килер (бу - сорау бирүче фәрештәләр).

Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәнкир исемле ике фәрештә килер (бу - сорау бирүче фәрештәләр).
Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирер: "Раббың кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?" Иманлы кеше: “Раббым – Аллаһ, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам”, – дип җавап бирер.
Сорау алучы фәрештәләр, шулай ук: “Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?” – дип сорар. Иманлы кеше болай дип әйтер: “Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһның колы һәм илчесе”.
Әмма имансыз яисә монафыйк булучы мәет: “Мин аны белмим”, – дип җавап бирер.
Соңыннан Мөнкир һәм Нәкир сорауларына дөрес җавап бирүче мөэминнең җанын Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр тынычландырыр.
Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: “Йә, Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!” – дип, күркәм мөгамәлә белән каршы алыр.
Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Читайте нас