+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
4 сентябрь 2019, 18:04

Төмәнәктә зур мәчет ачыла

Ул нинди булачак?

Ул нинди булачак?
7 сентябрьдә Туймазы районының Төмәнәк авылында эшкуар Фәнир Галимов төзегән дүрт манаралы “Ак өмет” дип исемләнгән зур мәчет ачылачак.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Төмәнәктәге “Бабай утары”нда эшләүче Зөлфирә Хәкимова хәбәр иткән.
“Элек авылыбызда өч мәчет булган. Яңа мәчет урынында зур мәчетебез эшләгән. Без кечкенә чакта инде ул юк иде. “Көнкүреш йорты”на, аннан соң кибеткә әйләнде. Яңа мәчетне узган ел төзи башладылар. Танылган эшмәкәребез Фәнир Галимов бик күп хезмәт салды, аңа рәхмәтлебез”, - диде ул.
Зөлфирә Хәкимова зур мәчет төзелүен бөтен авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга дип атады. “Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә һәм башкаларга чакыру хатлары инде җибәрелгән, алар ачылуга киләчәк”, - диде ул.
“Гомумән алганда, кечкенә мәчетебез бар, әмма без анда сыймыйбыз. Балаларыбыз да анда укып йөри. Яңа “Ак өмет” мәчетендә хатын-кызларга аерым бүлмә, уку заллары һәм ифтарлар үткәрергә зал бар”, - диде Зөлфирә ханым.
Читайте нас