+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
8 октябрь 2019, 02:55

Өйдән чыгып киткәндә нинди дога укыла?

Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.

Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яисә машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылса әйбәт.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога: «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вә лә хаулә, вә лә куввәтә иллә билләһ» (Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр).
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин, дип яза "Нур.татар" сайты.
Читайте нас