+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
15 октябрь 2019, 08:46

Коръән уку әдәпләрен беләсезме?

Коръән Кәрим укуның да үз әдәпләре бар, моны һәр мөселман белергә тиеш.

Коръән Кәрим укуның да үз әдәпләре бар, моны һәр мөселман белергә тиеш.
Коръәнне укучы тәһарәтле булырга тиеш. Шулай ук аның киемнәренең чиста булуы, мисвәк һәм исле майлар куллану хуплана.
Коръән укыганда кыйбла тарафына юнәлеп утырырга кирәк. “Әт-тәхият”не укыганда утырырга киңәш ителә.
Укыганнар турында фикер йөртеп, еларга тырышырга, изге Китапны ашыкмыйча, кычкырып укырга кирәк. Әмма башкалар күрсен, яки ишетсен өчен уку куркынычы булса, яки башкаларга уңайсызлыклар тудырсагыз, кычкырып укырга кирәкми.
Матур итеп, көйләп укырга тырышу зарур, дип яза “Аллаһым! Биргәнеңә мең шөкер!” төркеме.
Читайте нас