“Кызыл таң”ның бүлек мөдире Фәнүз Хәбибуллин Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Анда, аерым алганда, шундый сүзләр бар: “Башкортстанның “Кызыл таң” басмасы битләрендә күп еллар дәвамында халыкка Ислам диненең кыйммәтләрен җиткерүе һәм мирасын барлавы, мөселман дөньясының яшәешен гәзит битләрендә югары профессиональ дәрәҗәдә яктырту өчен “Иман” сәхифәсен алып баручы дин кардәшебез Хәбибуллин Фәнүз Әфгал улына Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәтемне белдерәм.
Хәер-дога һәм изге теләкләр белән,
Мөфти шәех Равил Гайнетдин, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе”.
Бүләкне Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов тапшырды.