+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
22 октябрь 2019, 07:16

Кешегә хәленнән килерлек гыйбадәтләр йөкләнгән

Ислам динендә кешенең хәленнән килмәслек кыенлыклар юк. Колларының мөмкинлекләрен яхшы белгән Раббыбыз һәр кешегә хәленнән килерлек гыйбадәтләр йөкләгән.

Ислам динендә кешенең хәленнән килмәслек кыенлыклар юк. Колларының мөмкинлекләрен яхшы белгән Раббыбыз һәр кешегә хәленнән килерлек гыйбадәтләр йөкләгән.
Кем авыруы аркасында намазны басып кыла алмаса, утырып кыла ала. Ягъни, намазның гадәттә басып эшләнә торган рөкеннәре утырып башкарыла. Мәсәлән, рөкугъка чират җиткәч, кеше аны гадәти ысул белән үти алмаса, әлеге рөкенне утырган килеш, гәүдәсен бераз алгарак иеп башкара. Сәҗдәне дә нәкъ шундый рәвештә, утырган килеш кылалар. Моның өчен гәүдәне алга таба рөкендә иелгәннән күбрәк итеп ияләр. Гәүдә белән иелергә мөмкин булмаса, рөкугъ белән сәҗдәне баш иеп кенә башкаралар, башны иеп, рөкугъ һәм сәҗдә кылган сыман итәләр.
Утырып кылынган намазда һәм ишарә намазында сәҗдәдә рөкугътагыдан күбрәк итеп иелергә тиешле. Шулай эшләмәгәндә, намаз дөрес кылынган булып саналмый.
Әгәр авыру кеше утырып тора алмаса, намазны ятып яки ярым яткан килеш кыла, башын хәрәкәтләндереп, рөкугъ яки сәҗдә кылган сыман итә. Әгәр бу да мөмкин булмаса, күзләре белән генә намаз хәрәкәтләрен кабатлый. Хәтта күзләре белән генә дә эшли алмаса, намазны күңеле белән кыла яисә аның соңрак каза итеп кылыр өчен калдыра, дип яза “Ислам Нуры” гәзите.
Читайте нас