+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
25 октябрь 2019, 04:01

“Низаглар булмады һәм булмаячак”

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “XXI гасыр мәгариф киңлегендә Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты һәм чыгыш ясады.

Форум 400дән артык катнашучыны – дөньяның танылган дин әһелләрен, галим-теологларны, мәгариф һәм социаль сәясәт өлкәсендәге белгечләрне, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җыйды.

– Бүген Башкортстан – Русия Исламының тарихи һәм заманча үзәге. Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә гореф-гадәтләрне, мәңгелек кыйммәтләрне саклау, ватанпәрвәрлек һәм диннәргә тигез караш тәрбияләү өчен көчләрне берләштерә. Без дини экстремистлык күренешләренә каршы торырга, конфессияара тыныч­лыкны һәм татулыкны сакларга тиешбез. Үзара хөрмәт һәм ихтирам белән карау традицияләре һәрвакыт безнең төбәкнең көчле ягы булды. Шуңа да бездә дини нигездә каршылыклар һәм низаглар беркайчан да булмады һәм булмаячак, дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас