+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
5 Ноября 2019, 12:55

Һәр мөселман белергә тиешле нәрсәләр

Аллаһка шөкер, без – мөселманнар.

Аллаһка шөкер, без – мөселманнар.
Безнең илаһыбыз - Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам.
Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам.
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Абдуллаһ, бабасының исеме – Абдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә.
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә.
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары - Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ.
Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 40 яшендә пәйгамбәрлек килә башлаган. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган.
Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар.
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 571нче елны Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. 622нче елны Мәдинәгә һиҗрәт кылган (күчкән). 632нче елны Мәдинәдә вафат булган.
Аллаһтан кешеләргә тапшырылган тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән Тәүрат, Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән Забур, Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән Инҗил, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".
Читайте нас