+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
12 ноябрь 2019, 15:11

Коръәнне тулысынча уку өчен ничә көн кирәк?

Динебез буенча Коръән укуга күпме вакыт сарыф итәргә тиешбез? Изге Китапны елына бер тапкыр гына уку җитәме?

Динебез буенча Коръән укуга күпме вакыт сарыф итәргә тиешбез? Изге Китапны елына бер тапкыр гына уку җитәме?
Кайбер галимнәр Коръәнне бер көндә укып чыгуны дөрес гамәл түгел, дип саный. Моның өчен ким дигәндә өч көн сарыф ителергә тиеш. Һәм әгәр дә кеше елына кимендә бер мәртәбә Коръәни Кәримне хәтем кылса, ул Аллаһы Китабына битарафлык күрсәтүче булып саналмаячак.
«Әл-Фәтава әл-һиндия» китабында болай дип язылган: «Коръәннең иң яхшы кыйраәте – кешенең укыган вакытта мәгънәләре турында уйлануы».
Коръәнне бер көн эчендә хәтем кылу мәкруһ санала, Аллаһы Китабы өч көннән дә азрак вакыт эчендә укылмый. Галимнәрнең бу мәсьәләдәге иҗмагы «Әл-Кунйә» китабында язылган.
«Әс-Сираҗия» китабында әйтелгәнчә, Коръәнне җәйге вакытта көн башында, ә кышкы вакытта төн башында уку мөстәхәб булып тора.
Кешеләрнең Коръәнне бергәлектә, кычкырып укулары мәкруһ санала, чөнки бу очракта Китапка күрсәтеләсе игътибар юкка чыга.
Моның хакында шулай ук «Әл-Кунйә» китабында әйтелә. Аллаһыга яхшырак мәгълүм", - дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Читайте нас