Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин Бакуда узучы дөньяның дини лидерларының II саммитында катнашачак.
14-15 ноябрьдә Бакуда дөньяның дини лидерларының II саммиты узачак. Кавказ мөселманнары дини идарәсе рәисе, Шәйхел-Ислам Аллаһшөкер Пашазадәнең 70 яшенә һәм аның идарә рәисе вазыйфасына сайлануның 40 еллыгына багышланган бу чарага күп илләрдән төрле диннәрнең 200ләп лидеры чакырылган.
Тәлгать Таҗетдин Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте делегациясен җитәкләячәк һәм саммитта чыгыш ясаячак.
Саммитның оештыручылары булып Кавказ мөселманнары диния нәзарәте һәм Әзербайҗан власте тора.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, дөньяның дини лидерларының беренче Баку саммиты 2010 елның апрелендә узды. Анда шулай ук Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашты.