+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
17 ноябрь 2019, 11:47

Русия Герое Дамир Йосыпов мәчет юбилеенда дога кылды

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә беренче мәчет салынуның 30 еллыгы тантанасында Русия Герое Дамир Йосыпов та катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин хәбәр иткән.

Үзәк мәчеттә үткәрелгән мәҗлестә беренче булып доганы Дамир Йосыпов укыган. Бу шәһәрдә узган балачак һәм Ислам нигезләрен өйрәнгән еллары турында искә алып сөйләгән. Сызрань шәһәре мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев очучы якташына Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән медаль тапшырган.
Дамир Йосыповка 42 яшь. 1993 елда аның гаиләсе Красноярск краеннан Сызраньгә күченеп килгән. Берничә ел ул Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясендә дә эшләгән.
Илгизәр хәзрәт сүзләренчә, Үзәк мәчетнең 30 еллык тарихына багышланган җыенны оештырырга әзерләнгәндә Русия Герое Сызраньгә кайткач, аның белән зур очрашу оештырырга тәкъдим ителгән булган. Мәсәлән, дәүләт театры бинасында җыелырга теләгәннәр. Ләкин Дамир Йосыпов үзенә андый зур игътибар бирүләрен теләмәгән, дип яза "Татар-информ".
Читайте нас