+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 ноябрь 2019, 04:24

Нәрсә ул сабырлык?

Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт.

Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт.
Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер бер сынык икмәккә дә мохтаҗ... Әмма Аллаһы Тәгаләнең әлеге сынавын бөтен кеше дә бер төсле кабул итми. Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый. Ә икенчеләр, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша.
Тормышта синең белән нинди генә хәл була калса да, сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба яшәргә үзеңдә көч табар өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, сөенечме ул, кайгымы, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта, иң беренче чиратта, Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр итә белергә тиешбез. Сабырлык үрнәге булып, беренче чиратта, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә.
Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы-хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып аның өчен кайгырып, бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез.
Сабырлыкны икенче төрле атның йөгәне итеп күз алдына китерергә була. Атның йөгәне булмыйча, без аны камчылап җибәрсәк, ул әллә кая чабып китә, тыңламый, вата-җимерә. Ә йөгәне булса, аны кирәк вакытта туктатабыз, кирәк икән алга әйдибез, барудан тыеп тора алабыз. Сабырлыкны да Аллаһы Тәгалә үз-үзебезне тыеп торыр өчен биргән, дип яза "Ислам нуры".
Читайте нас