+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 декабрь 2019, 06:55

“Мулла-мөәзин коткысына бирелеп, эшкә чыкмыйлар...”

Дингә каршы көрәшнең төп коралы – матбугат басмалары нәрсә турында язган?Дәһрилек елларындагы пропагандага карамастан, никадәр каты кыссалар, чикләүләр булса да, халык динебез Исламнан баш тартмады, кача-поса уразасын тотты, балаларына исем куштырды, никах укытты, мәрхүмнәрне җеназа укып, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Пропаганданың, дингә каршы көрәшнең төп коралы булган матбугат битләрендә басылган кайбер мәкаләләрне карап үтик әле.

Дингә каршы көрәшнең төп коралы – матбугат басмалары нәрсә турында язган?

Дәһрилек елларындагы пропагандага карамастан, никадәр каты кыссалар, чикләүләр булса да, халык динебез Исламнан баш тартмады, кача-поса уразасын тотты, балаларына исем куштырды, никах укытты, мәрхүмнәрне җеназа укып, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Пропаганданың, дингә каршы көрәшнең төп коралы булган матбугат битләрендә басылган кайбер мәкаләләрне карап үтик әле.

1927 елда Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагында 14825 мәхәллә бу­ла. 1930 елларда динне, мөселман руханиларын кысу, эзәрлекләү, гыйбадәт­ханә­ләрне ябу башлана, бик күп дин әһелләре кулга алына. Алар арасында Диния нәза­рәте әгъзалары Мөхлисә Буби һәм Зыя Камали да булалар.
Билгеле галим Айсылу Юнысованың “Ислам в Башкортостане” китабында ките­релгән мәгълүматларга караганда, республикада 1927 елда – 2414, 1934 елда 924 мәхәллә булган, ә 1941 елга бары тик 12 генә мәчет калган. 1945 елда Башкортстанда 12 гыйбадәтханә эшли: Уфа шә­һәренең беренче җәмигъ мә­чете, Тукай урамы, 50 (имам – Б. Тугызбаев), Уфа шә­һәренең икенче җәмигъ мә­чете, Алтай урамы, 19 (И. Солтанов), Әлшәй районы Васильевка авылы (имамы юк), Туймазы районы Җегетәк авылы (имамы юк), Яңавыл районы Гөтбер авылы (А. Фәх­рет­ди­нов), Дәүләкән районы Мәкәш авылы (Л. Миңнебаев), Дәү­ләкән шәһәре (Г. Зин­нә­туллин), Чишмә районы Бәр­сүәнбаш авылы (Н. Сәфиев), Чишмә районы Яңавыл авылы (М. Ногманов), Чишмә районы Иске Муса авылы (имамы юк), Чишмә районы Каран-Елга авылы (М. Әхмәтҗанов), Балтач районы Сәйтәк авылы (Д. Гәрәев).

Утызынчы еллар — илебез тарихында аеруча катлаулы чор. Бу чорда илебездә дингә каршы көрәш аеруча кискен­ләшә. Байлар һәм муллаларга социализмның дошманнары дигән мөһер сугыла. Ул елларда халык арасында дингә каршы пропаганда алып барыла. Бу эштә, башлыча, комсомоллардан торган “Алласызлар берлеге” (1929 елда “Сугышчан алласызлар берлеге” дип үзгәртелә) оешмасы зур роль уйный. Аның әгъ­за­лары, атеистик белем таратуда катнашып кына калмыйча, гыйбадәтханәләрне ябу һәм җимерүне башлап йөрү­челәр дә була. 5 елдан ул 50 мең­нән артыграк кешене бер­ләштерә. Диндарлар кулыннан тартып алынган мәчет биналары төрле-төрле роль үти. Күп кенә мәчетләр, башлангыч мәктәп буларак кулланыла. Мисал өчен, 1929 елда бу берлектә Башкортстанның Бөре кантонында – 1736, Уфа кантонында – 1500, Стәрлета­мак кантонында 753 әгъза булган.

Әлбәттә, матбугат – про­паганданың, дингә каршы көрәшнең төп коралы. СССРда урыс телендә “Безбожник” гәзите, татар телендә “Сугышчан алласыз” (Мәскәү) һәм “Сугышчан алласызлар” (Казан) атеистик журналлары чыга. “Атеист” нәшрияты бөтен илне диннәрне мыскыл итүче гәзит-журналлар, плакатлар, төрле брошюралар белән тәэмин итә.

1937 елның августында Дүртөйле районының “Ярыш” гәзите “Дингә каршы пропаганда эшен көчәйтергә” дигән мәкаләдә болай дип яза: “Илебездә социалистик төзе­леш тәмам җиңде. Эксплуататор сыйныфлар юк ител­деләр... Капиталистик строй­ның җирәнгеч мирасларыннан булган диннәрнең дә нигезе бик нык какшады. Ләкин, әле аның тамырлары белән бетеп җиткәне юк. Руханилар, дин башлыклары әле кайбер кеше­ләрнең аңында сакланып килгән шушы дини калдыклардан файдаланырга маташа. Диния нәзарәте үзенең муллаларын задание­ләр белән авылларга чыгарып җибәрә. Алар авылларда өйдән өйгә Коръән укыган булып советка каршы агитация таратып йөри. Руханилар үзләренең кара эшләрен активлаштыра.

Ләкин әле урындагы партия, комсомол һәм профсоюз оешмалары дингә каршы агитация эшен үз биеклегенә куя алганнары юк. Яз көне Мәскәү авылында бер мәхәл­лә мулласы: “Әгәр дә мине колхозга алсагыз һәм миңа җитәрлек кадәр хезмәт көне дә бирсәгез, мин колхозга кереп муллалыгымны дәвам итәр идем”, дип колхоз председателенә гариза бирде. Безнең Мәскәү авылындагы партияле иптәшләре­без моңа көлке бер эш итеп кенә карады. Ә мулла үз эшен активлаштыра гына бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү авылында бүгенге көнгә кадәр дингә каршы агитациянең ныклы юлга салынганы юк.

Чишмә авылында башлангыч мәктәп укытучысы Мутиков никах укытып кыз алды. Чишмәдәге партия һәм комсомол оешмалары менә бу фактка да көлеп кенә карады. Күрәсез, дин башлыклары хәрәкәт итә, хәтта ачык авызлы кайбер укытучыларны, комсомолецларны да үз тәэсирләре астына алалар. Прокуратурада секретарь булып эшләүче Камаловның гаеткә баруы бу фактны тагын да бер мәртәбә дөресли. Мондый фактларны дистәләп китерергә була.

...Күп кенә урыннарда “Сугышчан алласызлар” ячейка­ларының эшләмәве һәм аны җанландырырга кирәклеге турында лыгырдау гадәт булып киткән.
Безнең агитация эшебез начар куелган урыннарда руханилар, советка каршы элементлар үзләренең вәкил­ләрен совет органнарына үткәрү өчен көрәш алып бара. Без, моны бик нык төшенергә, дингә каршы пропаганданы сыйфатлы итеп оештырырга тиешбез...”

1940 елда “Ярыш” гәзи­тендә басылган “Дингә каршы пропаганда эшен үрнәкле оештырырга” дигән язма ул чорны бик яхшы тасвирлый: “Дүрт­өйле районының “Сугышчан алласызлар берлеге”нең 73 башлангыч оешмасы бар. Аларда 1504 член хисаплана. Ләкин “Сугышчан алласызлар советы”ның район советы да, аның башлангыч оешмалары да гаять начар эшли. Президиум членнарыннан конкрет эш таләп ителми. Шуның нәтиҗәсендә аларның күпче­леге дингә каршы пропаганда эше буенча конкрет бер нәрсә дә эшләми. Менә мәсәлән, “Сугышчан алласызлар берлеге”­нең район советы президиумы члены иптәш Хафизов эшләгән Тайморза тулы булмаган урта мәктәбендә (ТБУМ) союзның башлангыч оешмасы да оештырылмаган. Йосып, Әнгәсәк, Тайморза ТБУМнарында, “Фән”, Чапаев, Ворошилов исемендәге колхозларда дингә каршы пропаганда эше гаять начар оештырылган. “Фән” (Аргамак авылы) колхозында әле бүгенге көнгә кадәр мәчет яшәп килә. Бу хәл колхозда дингә каршы пропаганда эшен гафу итмәслек начар оешты­руның нәтиҗәсе булып тора.

“Сугышчан алласызлар берлеге”нең район советы кырында 30 кешедән торган док­ладчылар группасы бар. Алар 1940 елга чыккач дингә каршы темаларда бер генә мәртәбә дә доклад оештырмаганнар...”

Әлбәттә, дингә каршы пропаганда эшеннән “Коммуна” (“Кызыл таң”) да читтә калмый. Гәзитнең 1940 елның 18 октябрь санында “Дин – социалистик хезмәтнең дошманы” дигән күләмле мәкалә басыла: “Дин гасырлар буена кеше хезмәтенең прогрессына каршы торды, җитештерү көч­ләренең үсешенә тоткарлык ясап килде...
Мракобеслар социалистик хезмәткә аеруча дошманлык белән карый. Алар социалис­тик хезмәтнең көчле үсешенә һәм бигрәк тә аның югары формасы булган стахановчылык хәрәкәтенә тоткарлык ясау өчен һәртөрле чаралар кулланды.

Попларның ләгънәт әйтү­ләре ярдәм итә алмагач, алар стахановчылык хәрәкәтенә элеккечә дошман булып калып, яңа шартларга яраклаша башлады. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсенең Пушкин районы Ивантеевка авылында поп, кем дә кем Аллага чын күңе­леннән тырышып гыйбадәт кыла, шул стахановчы була ала, дип игълан иткән һәм ул фабрика стеналарына иконалар элергә тәкъдим ясаган. Башкортстанда бер студентка поп агентура тарафыннан алданган, “үзең белән изге бөтү йөрт, ул сиңа “отлично”га укырга ярдәм итәчәк”, дип киңәш биргәннәр...

Дин кешеләрнең социалис­тик җәмгыятьтә үзләренең биләгән положениеләрен аң­лавына комачаулый. Куергазы районы, Покровка авылында бер колхозница дәүләт тарафыннан күпбалалы аналарга бирелә торган пособиене, үзенең грамотасыз булуы, бигрәк тә монашкалар тарафыннан таратыла торган дини гореф-гадәтләр йогынтысы астында булуы аркасында, алудан баш тарткан, үзенең балаларын мәктәпкә җибәрмә­гән, сайлауларда катнашмаган...

Чиркәүчеләр Аллага ышанучыларны талау һәм алдау белән генә чикләнеп калмый, бәлки рвачлыкка, прогул ясауга һәм хезмәт дисциплинасын өзүгә чакыра. Балтач районы­ның “Колос” колхозында, Аллага ышанучылар дини рождество һәм пасха “бәйрәмнәре” вакытында 7 көн буена эшкә чыкмаган. Берничә авылның Аллага ышанучы колхозчылары ураза тәмамланганнан соң, бәйрәм үткәрү өчен шул ук районның Каргалы авылына җыелган. Мондый фактлар Шаран районының Чапаев исемен­дәге колхозында да бар”.

“Коммуна”ның 1940 елның 3 декабрь санында “Дингә каршы пропаганданы киң җәел­дерергә кирәк” дигән язмада Г. Хәбибуллин Чакмагыш районында бу юнәлештә башкарылган эшләр турында яза: “Чакмагыш районында ВКП(б) райкомы тарафыннан 14 кешедән торган лекторлар группасы оештырылган иде. Бу лекторлар группасы күп кенә эшләр эшләде. Алар ярдәме белән 43 тапкыр дингә каршы темаларга лекция һәм докладлар укылган. 125 тапкыр групповой беседалар үткәрелеп, барлыгы 8590 кеше хезмәтләндерелде”.

“Коммуна”ның 1940 елның 15 декабрь санында “Авылларда дингә каршы пропаганданы киң җәелдерергә кирәк” дигән мәкаләдә укытучы Б. Усманов Әлшәй районының Слак авылында бу эшнең бик йомшак куелуы турында бәян итә.

“Коммуна”ның 22 декабрь санында “Сугышчан алласызлар берлеге”нең Үзәк советы лекторы Г. Ибраһимовның “Корбан бәйрәме һәм аның реакцион роле” дигән күләмле мәкаләсе басыла. Ул анда Корбан бәйрәменең тарихына тирән байкау ясый, халыкка һәм социалистик җәмгыятькә никадәр зыянлы булуын “фашлый”: “...Хәзер дингә ышану­чыларның күбесе корбан чалмасалар да, ничек булса да бәйрәм итәргә, мәчеткә барырга, сәдака бирергә, кунак чакырырга тырыша.

Октябрь революциясеннән соң империалистлар, байлар, руханилар, буржуаз милләт­челәр динне һәм дини бәй­рәмнәрне безнең социалистик төзелешебезне өзү өчен файдаланырга маташа. Корбан бәйрәмен дә алар социалистик терлекчелекне өзү өчен, эш­челәр һәм колхозчылар арасында хезмәт дисциплинасын какшату, язгы чәчүгә әзерлекне өзү һәм башка шуның кебек зарарлар китерү өчен файдаланырга тырыша. Бу турыда берничә факт китерергә мөм­кин. Мәсәлән, Тәтешле районы “Спартак” һәм Тельман исе­мендәге колхозларда (Акбулат авыл Советы) 1939 елны корбан бәйрәмендә күп кенә колхозчылар мулла-мөәзин коткысына бирелеп, 2-3 көн эшкә чыкмады. Һәм моның белән бергә язгы чәчү кампаниясенә һәм агач хәзерләү эшенә берникадәр зарар китерделәр. Шулай ук Әлшәй авылында (Әлшәй районы) да элеваторларда эшләү өчен билгеләнгән колхозчылар 3 көн буена эшкә чыкмады. Макар районы “Чишмә” һәм “Кызыл штык” колхозларында шулай ук бәйрәм ясап, никадәр эш калдырдылар.

Кайбер урыннарда бу көнне балаларның мәктәпкә килми калу фактлары да булгалый. Мәсәлән, Дәүләкән районының Каганович исемендәге колхозда мулла балалар арасында, корбан бәйрәме көнне мәчеткә килүчеләргә конфет өләшәбез, дип сүз тарата.

Димәк, халыкның аң ягыннан арттарак калган өлешендә әле дини калдыкларының берникадәр яшәгәнлеге кү­ренә. Бу “Сугышчан алласызлар берлеге”ннән дингә каршы пропаганданы ныклы, системалы рәвештә алып баруны таләп итә”.

“Коммуна”ның 1941 елның 29 гыйнвар санында басылган “Җомга” дигән күләмле язмада мөселманнарның изге көне турында шактый бай тарихи мәгълүмат бирелгән, хезмәт ияләре өчен “зарарлы” булуы турында язылган: “...Совет власте урнашудан соң бу көнгә кадәр җомга көн хезмәт ке­ше­ләренең дингә ышанучы өлешен коммунизм өчен бул­ган иҗади хезмәттән аеру максатында контреволюцион руханилар кулында корал булып тора. Дингә ышанучы­ларның бер өлеше (бигрәк тә колхозларда) нәкъ менә дини бәйрәм көннәрендә һәм аерым алганда җомга көннәрне прогул ясый, эшкә соңлап чыгалар яки гыйбадәт кылу өчен эш ташлап китә.

Мөселман руханилары һәм, гомумән, динчеләр дингә ышанучыларны ураза вакытында, җомга намазына күбрәк җәлеп итәргә маташа...

Мондый ялганнарга ышанучылар бездә бар әле. Мәсә­лән, Кушнаренко районы Толбазы авыл Советының КИМ исемендәге колхозында үткән елны ураза башланган көнне (2 октябрь) бер колхозчы тракторны, катлаулы молотилканы һәм сугылган 80 центнер ашлыкны ташлап, сәхәр ашарга кайтып киткән”.

Совет чорында СССРның башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнарның ничек дин тотуы турында кызыклы мәгъ­лүматлар бар. Мисал өчен, 1940 еллар уртасында Пенза өлкәсендә 14 мөселман мә­хәлләсе эшли. Аларның һәр­берсенә 3,5-4 мең мөсел­ман керә. 1960 еллар уртасына өлкәдә мөселман оешмалары саны 22гә җитә. Өлкән яшьтәге аксакаллар мәчет ачуны сорап Пенза өлкәсенең партия һәм дәүләт органнары җитәкче­легенә мөрәҗәгать итә. Яшь­ләр өлкәннәр, әти-әниләре үрнә­гендә дингә тартыла, мәчеткә йөри башлый. Сугыштан кайтучыларның мәчеткә барып хәер салулары яшьләр­нең гыйбадәтханәләргә йөри башлавына аеруча зур йогынты ясый.

Ул елларда Пенза өлкәсе мөселманнары арасында барлык вафат булучылар җе­наза укылып җирләнә, яңа төзелгән гаиләләрнең 47 проценты никах укыта, яңа туган бала­ларның 57 процентына исем кушу йоласы башкарыла, барлык малайлар да сөннәткә утыртыла. Әлбәттә, бөтен дини йолалар да яшерен, шул ук вакытта күпсанлы туган-тумача чакырылып, тантаналы рәвештә үтә. Күп кенә зыялылар, КПСС һәм ВЛКСМ әгъза­лары да дини йолаларны үткәрүдән баш тартмый. Татар авылларында яшәүчеләрнең 80 процентка якыны дини бәй­рәмнәрдә мәчеткә, яки җәмә­гать белән бәйрәм намазы үткәрелгән урынга бара. 1960 еллар азагында яшьләр дини бәйрәмнәрдә активрак катнаша башлый. Еш кына дини бәйрәмнәрдә һәм җомга көнне мөселманнар эшкә чыкмый. Мисал өчен, 1948 елда Корбан бәйрәме көнне Түбән, Урта һәм Югары Әләзән, Иске Карлыган, Суляевка авылларында колхозчылар гына түгел, ә хуҗалык җитәкчеләре дә эшкә чыкмаган. “Прогресс” колхозында (Урта Әләзән авылы) мөселман бәйрәменең өченче көнендә колхозчылар җыела­, ләкин төрле сәбәпләр табып эшләми. 1962 елда Пенза өлкәсенең күпчелек татар авылларында җомга һәм дини бәйрәмнәр ял көне булып исәпләнә, колхоз һәм совхоз эшчәннәре ул көннәрдә эшкә чыкмый. Хәтта 1970 еллар уртасында Рамазан аенда кайбер татар авылларында төрле сәбәпләр белән ашханә, басу станындагы азык әзерләү блоклары, клуб һәм китапханә­ләр эшләми торган була. Ураза вакытында мәктәп ашханәлә­рендә тукланучы балалар саны сизелерлек кими.

Шулай булгач, Русия Фе­дерациясенең иң зур татар авылы — Урта Әләзәннең илне имамнар һәм дин әһел­ләре белән тәэмин итүенә бер дә аптырыйсы түгел. Урта Әләзән — СССРда яшьләр дөньяви белемгә караганда дини белем алуны өстен күргән бердәнбер авыл! Урта Әләзәннән — 1964 елларда ике кеше: Габбас хәзрәт Бибарсов, Әюп хәзрәт Дебердеев, 1970 елларда Җәгъфәр хәзрәт Пончаев, Әбүбәкер хәзрәт Бикмаев һәм Гаделша хәзрәт Юнкин Бохараның “Мир Гарәп” мәдрәсәсенә укырга керәләр. Ул чор өчен бу дингә каршы атеистик тәрбиянең бик түбән дәрәҗәдә торуын күрсәтә.

Читайте нас