+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
27 декабрь 2019, 10:55

Ирләргә алтын балдак кияргә ярыймы?

Мөселман ир-егетләргә алтын балдак кияргә ярыймы?

Мөселман ир-егетләргә алтын балдак кияргә ярыймы?

Юк, ярамый, көмешне кияргә ярый, ә хатын-кызларга алтын эшләнмәләр рөхсәт ителә. Ир-егетләргә алтын, шул исәптән алтын балдак, киеп йөрү тыелган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Бу ике нәрсә (ефәк һәм алтын) минем өммәт ир-атларына тыелган”, дигән хәдисе бар.

Әгәр ир кешенең туй балдагын киеп йөрисе килә икән, көмешне кисен. Ир-атлар өчен көмеш балдак кию - сөннәт, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) шушы металлдан балдак киеп йөрүе билгеле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм алтынны җәннәтнең бизәнү әйбере дип атый. Алтын-көмештән эшләнгән савыт-сабадан ашау да тыелган. Бу азыну билгесе дип тә санала. Әйтик, кайбер фәкыйрь-мескеннәрнең ризык алырлык та акчасы юк, ә кемдер алтын табактан ашап утыра, ди. Бу күренеш фәкыйрьләрнең күңелен рәнҗетү дип кабул ителә.
Читайте нас