Зианчура районыннан язучы Гөлчирә Гыйззәтулина менә игерме ел инде Библияне башкортчага тәрҗемә итә.
"Миллионлаган кешеләрне рухландырган китапны туган телеңә тәрҗемә итү бик кызыклы", - ди ул.
Борынгы яһүд телендәге Иске Гаһед белән янәшә православие изге китабы һәм мөселман Коръәне ята. Белгечләр әйтүенчә, әлеге китаплардан башка, төгәл әдәби тәрҗемәне табу мөмкин түгел. Дини терминнарны эзләү иң катлаулы бурыч булды - Иске Гаһеднең беренче китабында гына да алар берничә дистә булган. Нәтиҗәдә, Иисус, башкорт теленә тәрҗемә иткәч, Гайсага әйләнә, пәйгамбәр Моисей Муса исемен ала, ә Иуданың исемен белгечләр Яхуд дип тәрҗемә итә.
"Бу китапны милләттәшләрем үз телебездә укый алсын дидем, анда фәһемле тарихлар бик күп", - ди Гөлчирә ханым.
Библияне тәрҗемә итәргә аңа Финляндиядән коллегасы ярдәм итә.
Язучы, журналист һәм тәрҗемәче Гөлчирә Гыйззәтуллина бүген авылда төзелеп бетмәгән йортта яши. Шәһәрдән авылга кайтырга ул үзе карар иткән. Туган төбәкнең һавасы да ярдәм, шифа шул.
2022 елда Библиянең башкортчасы басылып чыгачак.