Дога гарәп теленнән мөрәҗәгать итү, сорау дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез, дога төрле бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә, бәхетле итә ала, дигән. Догабыз Аллаһка барып ирешсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта имам-хатыйблар сүзенә колак салыйк.
Дога - көчле корал, ди дин әһелләре. Ул кабул булсын өчен берничә шарт бар икән.
Беренчесе - хәләл ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү.
Доганың кабул булуы өчен ихласлык та кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән дип шикләнергә ярамый.
Өченче шарт – үҗәтлек күрсәтү. Булса – була, булмаса – юк, дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, әрсезләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта.
Ашыгу да дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә, кешеләрнең төп хатасы – ашыктырулары, ди. Дога кылдым да хәзер булырга тиеш дип ашыктырырга кирәкми.
Шул ук вакытта Аллаһ дога кылучыны ярата. Догасыз кеше ул – тәкәббер, үзенә генә ышанучы бәндә. Без Аллаһтан хәерле әйберләр генә сорарга тиеш. Мисалга, гыйлем, сәламәтлек, хәерле байлык, сәгадәт тормыш, күркәм хатын яисә ир, тәүфыйклы балалар һәм башкалар. Болар – кеше тормышындагы бәһасез байлык.
Аллаһы Тәгалә адәм баласының догасын я шунда ук кабул итә, яки аны бераз соңгарак калдыра, я инде әхирәткә калдыра, я булмаса шуның өчен берәр бәладән коткара.
Син зур байлык сорыйсың, ди. Аллаһ аның синең иманыңа, яки киләчәгеңә зарар китерәсен алдан белә һәм аны бирми, әмма аның өчен зур гына бәладән коткарып-саклап калырга мөмкин. Ул сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә.
Әлеге темага тагын да күбрәк мәгълүмат аласы килүчеләр өчен "Татар-информ"да күләмле интервью бастырылган.