Адәм баласының бөтен гомере акыл белән нәфес көрәшеннән тора.
“Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен, дисәң, акылыңны - намаз, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән, синнән полиция дә яхшы кеше ясый алмый”, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.
“Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш. Кеше шуңа омтылса гына тормышында бәхет-сәгадәткә ирешә ала.
Шатлык өелеп килгәндә дә артык шапырынма, борчу килде дип тә артыгын хәсрәтләнмә, чөнки бу дөнья - сынау, ди иде миңа мәрхүмә әнием...
Утыз өч ел әни белән бергә яшәдек. Ана кешенең баласы өчен йөрәгенең ничек итеп типкәнен, сызланганын гомер юлы буена аңлатты миңа тормыш”, - ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.