+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
4 февраль 2020, 07:40

Исламда пластик операцияләр рөхсәт ителәме?

Мисал өчен, әгәр хатын-кызның бер ирене икенчесенә караганда зуррак булса, шул сәбәпле ул үзен уңайсыз хис итсә, аңа иреннәренең формасын төзәтү өчен операция ясатырга ярыймы?

Мисал өчен, әгәр хатын-кызның бер ирене икенчесенә караганда зуррак булса, шул сәбәпле ул үзен уңайсыз хис итсә, аңа иреннәренең формасын төзәтү өчен операция ясатырга ярыймы?

Әйе, иреннәрне бер үк төрле итеп, аларның формасын төзәттерергә мөмкин.

Пластик операцияләр мәсьәләсендә гомум кагыйдә түбәндәгечә: әгәр мондый операция тышкы кыяфәт дефектын (тумыштан булган, яки яшәү дәверендә барлыкка килгән кимчелеген) бетерү өчен эшләнсә, бу рөхсәт ителә.
Әгәр дә операция болай да нормаль булган кыяфәтне төзәтү, яки бизәү өчен эшләнсә, бу Аллаһы яралткан, бар кылган нәрсәне, ягъни кешенең табигыйлеген үзгәртү дип санала һәм моны эшләү тыела.

Бу мәсьәләдә нигез булып тумыштан килгән дефектны бетерүнең рөхсәт ителгәнлеге турында хәнәфи мәзһәбе фәтвасы тора. “Фәтава әл-Һиндийә” китабында болай диелгән: “Әгәр кем дә булса артык бармагын кисеп алырга, яки башка нәрсәне [тумыштан килгән дефектны төзәтергә] теләсә, Нусайр, Аллаһы аннан разый булсын, болай дигән: “Әгәр мондый гамәлләрдән соң киселүчеләр еш үлсә, моны эшләргә ярамый, ә киресенчә ешрак уңай тәмамланса - болай эшләргә мөмкин” (5/360).

Мөфти Мөхәммәд Такый Усмани “Тәкъмилә Фәтх әл-мүлхим” китабында болай дип ачыклык кертә: “Артык бармакны һәм шуңа охшаш башка физик җитешсезлекне бетерүгә килгәндә, бу Аллаһы Тәгалә бар кылган әйберләрне үзгәртү дип саналмый, бәлки җитешсезлекне бетерү, яки авыруны дәвалау дип атала” (5/116).

Аллаһы яхшырак белүче, дип яза ДУМ РТ сайты.
Читайте нас