Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.): “Вафат булган әти-әниемә изгелек кыла аламмы?” – дип сораганнар.
Ул: “Әйе, биш нәрсә белән изгелек кыла аласың: аларга дога кылу, алар өчен Аллаһыдан гөнаһларын ярлыкавын сорау, аларның вәгъдәләрен үтәү, аларның дусларын хөрмәт итү, алар аша бәйләнгән туганлык җепләренә тоташу белән”, – дип җавап биргән.
Биш нәрсә алмашынмастан әүвәл аларның кадерен бел: үлемеңнән әүвәл - тереклегеңнең; авыру килгәнче - сәламәтлегеңнең; мәшәкатьләр килгәнче - тынычлыгыңның; картлык килгәнче - яшьлегеңнең һәм фәкыйрьлек килгәнче байлыгыңның кадерен бел, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.