+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
21 февраль 2020, 11:30

15 миллионга Коръән сатыла

Чаллыда түләүсез игъланнар сайтында Коръән сату турында хәбәр чыккан.

Чаллыда түләүсез игъланнар сайтында Коръән сату турында хәбәр чыккан.
Кулъязма китапны унбиш миллион сумга сатарга җыеналар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Коръән гарәп графикасында язылган. Сатучы китапның тарихи булуын әйтә.
«Бу Коръәннең хуҗасы күп сугышларда булган, китапны йөрәк янында саклаган. Ул исән калган, аннары Коръәнне улына тапшырган», - диелә игъланда.
Хуҗа кеше бу китап өчен түләнгән акчаны тернәкләндерү үзәге төзүгә һәм агачлар утыртуга тотарга җыенуын да әйтә.
Фото: lenta.ru
Читайте нас