+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
26 февраль 2020, 07:10

Аллаһы нинди җимеш белән ант итә?

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә нинди җимеш белән ант итә, беләсезме?

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә нинди җимеш белән ант итә, беләсезме?

Коръәннең “Әт-Тин” (“Инҗир”) сүрәсе: “Инҗир җимеше вә зәйтүн агачы белән ант итәм”, – дигән аять белән башлана. Тәфсирчеләр фикеренчә, бу ике агач бик файдалы булганга һәм Шам җирләрендә киң таралганга күрә, Аллаһы Тәгалә нәкъ алар белән ант иткән. Шулай ук тәфсирләрдә инҗир – ашарга яраксыз төшләре булмаган, чиста җимеш буларак искә алына.

Инҗир кешеләргә билгеле булган иң борынгы җимешләрнең берсе. Борынгы Элладада ул безнең эрага кадәр IX гасырда ук билгеле. Борынгы Мисырда ул хәтта изге агач булып саналган.

Инҗир агачының биеклеге 8 метрга җитә, ул елына ике тапкыр уңыш бирә. Агач ике-өч елдан соң җимеш бирә башлый, гадәттә - 30-60, ә кайвакыт 300 ел яши.

“Әт-Тин” (“Инҗир”) сүрәсендә Аллаһы Тәгалә кешене иң күркәм сүрәттә яратуын һәм иман китереп, изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә хисапсыз әҗер-савап бирәчәген хәбәр итә. Сүрә “Әллә Аллаһы Тәгалә иң гадел Хөкемдар түгелме?” сүзләре белән тәмамлана. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу аятьне укыганнан соң: “Әйе, бу шулай. Мин моңа шәһадәт китерүчеләрнең берсе”, – дип әйтү хәерле булыр, дигән.

Һәммәбезгә бу хакыйкатькә инанучылардан һәм Раббыбыз биргән нигъмәтләрне дөрес файдаланучылардан булырга насыйп булсын иде, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Читайте нас