Рамил хәзрәт Исәнбирдин өч дистә ел Ислам диненә, халыкка хезмәт итә
Дүртөйле мәхәлләсе имам-ахуны Рамил хәзрәт Исәнбирдин — республикабызда билгеле шәхес. Ул менә өч дистә ел инде намус белән Ислам диненә, халыкка хезмәт итә. Дүртөйле шәһәрен бизәп, балкып утыручы “Мирас” мәчете нәкъ менә аның җитәкчелегендә төзелгән.
“Алма агачыннан ерак төшми”, ди халык. Хак сүзләр. Рамил Рафаэль улы зыялы, укымышлы нәселдән. Аның картәтисе Гыйззетдин Исәнбирдин — билгеле мәгърифәтче, шагыйрь, укытучы. Шәҗәрә агачында горурланырлык башка шәхесләр дә бихисап.
Беренче остазлар
Рамил Рафаэль улы Борай районының Тукай авылында үскән. Анда башлангыч белем алган, аннары тугызынчы сыйныфка кадәр Зур Бадрак авылына йөреп укыган.
— Язмыш шулай кушкандыр инде: сигез айлык чагымнан картәтием һәм картәнием тәрбиясендә үстем, — дип бәян итә Рамил хаҗи. – Нәкъ менә алар тормыштагы беренче остазларым булды. Картәтием Гыйззетдин Исәнбирдин, яшьлегендә Уфаның “Галия” мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Хәбибулла Габитов, Сәйфи Кудаш, Зыя Өммәти, Шәехзадә Бабич кебек киләчәктә күренекле шәхесләргә әвереләчәк шәкертләр белән белем алган. Алар бик тату булган. Бергәләп мәдрәсәдәге “Эләктергеч”, “Парлак” дигән кулъязма журналлар чыгаруда актив катнашканнар. Гыйззетдин картәтиемнең бертуган абыйсы Әхкәметдин дә “Галия”дә укыган, ул да шигырьләр язган. Тик аның язмышы бик кызганыч: 47 яшендә Уфа төрмәсендә атып үтерелә. Сәнәкчеләр боласында катнашмаса да, аны да, тикшереп тормыйча, кулга алалар.
Ә Гыйззетдин Исәнбирдин, “Галия”не тәмамлагач, мөгаллимлек эшенә керешә. Бүздәк, Кушнаренко, Әбҗәлил районнарында, Казахстан тарафларында хезмәт сала. Халыкны аң-белемгә өндәү юлында була, әхлак камиллеге өчен көрәшә. Аны яше-карты “Ак мулла” дип олылап дәшә.
Октябрь инкыйлабыннан соң ул, ике шигъри җыентык төзеп, Мәҗит Гафуригә тапшыра, Гафури аларны бастырып чыгарырга тәкъдим итә, тик сәнәк явы елларында бу кулъязмалар кулаклар тарафыннан юк ителә, ташка басыла алмый кала.
Картәтием һәрдаим белемен камилләштерү юлында була, читтән торып педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында ул гаиләсе белән Борай районына күченеп килә һәм озак еллар Тукай авылында башлангыч мәктәп мөдире булып эшли, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аның шигырьләре XX гасыр башы башкорт әдәбияты антологиясенә кертелгән.
Борма-борма язмыш юллары
Рамил Рафаэль улы алтынчы сыйныфта укып йөргәндә картәтисе вафат була. Картәтисенең төпчек улы Шамил малайны 9нчы сыйныфта чагында үзе янына Бөре шәһәренә алып китә. Биредә мәктәпкә урнаштыра. Шамил Исәнбирдин бу вакытта пединститут студенты була. Туганын да үз янына тулай торакка кертә.
Абыйсы диплом алгач, алар бергәләп Борай районына әйләнеп кайта. Абыйсы өйләнә. Рамил Рафаэль улы аларда яши, биредә 10 сыйныфны тәмамлый.
— Аннары армия хезмәтенә киттем, водительгә укып чыктым, — ди әңгәмәдәшем. – Хәрби хезмәткә чакыру килгәнче ике ай һөнәрем буенча Дүртөйледәге “Автохозяйство” оешмасында эшләп тә өлгердем.
Аллаһы Тәгалә үзе кушты
Армиядән кайткач, Рамил Рафаэль улы озак еллар Дүртөйле районында водитель булып эшли. Өйләнә. Бер-бер артлы кызы һәм улы дөньяга аваз салалар.
— Балаларым тугач, исем кушарга мулла таба алмый җәфа чиктем, — дип искә ала ул. – Бөтен Дүртөйлегә ике мулла, аларның эше муеннан, миңа чират җитәрлек түгел. Шул вакыттан башлап: “Исем кушарлык булса да дин тәгълиматы өйрәнсәм, бик яхшы булыр иде” дигән уй күңел түремә кереп оялады. Ә иман нуры җаныма кечкенәдән картәти-картәнием тарафыннан салынган иде. Изге уемны чынбарлыкка ашырырга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итте: Уфада Үзәк Диния нәзарәтенең мәдрәсәсе ачылды. Мин шунда укырга кердем. 1990 елда мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин култамгасы куелган указ алдым. Дүртөйледә, Чеверев урамы, 31 адресы буенча урнашкан иске генә бинада мәчет ачып эшли башладым...
Рамил Исәнбирдин Дүртөйле шәһәрендә зур, матур мәчет төзү уе белән яна башлый. Аның тәкъдимен район җитәкчелеге дә хуплап каршы ала. Шулай итеп, 1991 елның 18 маенда яңа мәчеткә нигез салына. Аның урынын Рамил хаҗи тәкъдим итә. Биш ел үтүгә Дүртөйленең нәкъ уртасында, бөтен тирә-якны нурга күмеп, мәһабәт Аллаһ йорты калка. Аны “Мирас” дип атыйлар, тантаналы рәвештә ачалар. Шул вакыттан бирле Рамил имам-ахун “Мирас”ны җитәкли. Районда эшләп килүче барлык мәхәлләләр белән дә идарә итә. Рамил хаҗи мәчеттә дин сабаклары бирүне оештыра. Биредә ел саен 100дән артык кеше дин тәгълиматын өйрәнә.
“Мирас” мәчетен иркенәйтү, тагын да уңайлырак итү максатында хатын-кызлар өчен балкон рәвешендәге якты, матур гыйбадәтханә залы төзелгән. Анда берьюлы 80 кеше намаз укый ала. Бу изге эшне башкаруда бик күп инсаннар ярдәм кулын сузды, ди ул.
“Мирас” канаты астында һәр дини бәйрәм зурлап үткәрелә.
— Әлеге вакытта районыбызда 30дан артык мәчет эшли, — ди Рамил хәзрәт. — Миңеште һәм Әкәнәй авылларында ике яңа Аллаһ йорты төзелеп килә. Шунысы да куанычлы: ураза тотучыларыбыз елдан-ел арта, дин гыйлеме белән кызыксынучылар сафы да ишәя.
Имам-ахун Рамил хәзрәт Исәнбирдинның иман юлындагы 30 еллык фидакарь эшчәнлеген югары бәяләп, күптән түгел Дүртөйле районы хакимияте аңа тантаналы рәвештә Мактау грамотасы тапшырды.
Рамил хәзрәтнең тормыш юлдашы Мәүлидә абыстай да, кызы һәм улы да — иманлы шәхесләр, биш вакыт намазларын калдырмыйлар, һәр башлангычында ярдәм күрсә-тәләр.
— Иманлы кешегә бу катлаулы дөньяда яшәү, үз кыйбласын, кояш астында урынын табу күпкә җиңелрәк, — ди имам-ахун. — Дин тәгълиматын яхшы белүче шәхес, гадәттә, гаиләсендә дә, эш урынында да үрнәкле була, кыен минутларда тормыш ваклыкларыннан өстен кала.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.