Мөселман ашар алдыннан һәм ашап туйгач нинди дога укырга тиеш?
Ашар алдыннан укыла торган дога:
“Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим.
Аллааһүммә бәәрик ләнәә фии мәә разәктәнәә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр”.
Аллааһүммә – әй, Аллаһым; бәәрик – бәрәкәтле кыл; ләнәә – безнең өчен; фии мәә – шул нәрсәләрне; разәктәнәә – безне ризыкландырасың; вә – һәм; кыйнәә – сакла безне; гәзәәбә – газабыннан; әннәәр – ут.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһым! Безгә Үзең ризыкландырган нәрсәләрне бәрәкәтле кыл һәм безне ут газабыннан сакла!”
“Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим.
Әлхәмдүлилләәһилләзии әтогәмәнәә вәсаканәә вә җәгәләнәә минәлмүслимиин”.
Әлхәмдү – мактау-шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга, әлләзии – кайсы Зат; әтогәмәнәә – безне ашатты; вә саканәә – һәм безне эчерде; вә җәгәләнәә – һәм безне кылды; минәлмүслимиин – мөселманнардан.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Мактау, шөкерләр булсын Аллаһуга, кайсы Зат безне ашатты һәм эчерде һәм мөселманнардан кылды”, дип яза “Ислам нуры”.