+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
18 март 2020, 07:55

Сул кул белән ашарга ярыймы?

Ислам - камил дин, һәм Аллаһ аны кешелек өчен бирде. Яшәешнең кайсы гына ягын карама, сәясәтме, матди якмы, ашау-эчүме, барысы да Ислам динендә тиешенчә аңлатылган. Бүген сүзебез яшәешнең аерылгысыз өлеше – ашау турында. Аның да үз әдәбе бар.

Ислам - камил дин, һәм Аллаһ аны кешелек өчен бирде. Яшәешнең кайсы гына ягын карама, сәясәтме, матди якмы, ашау-эчүме, барысы да Ислам динендә тиешенчә аңлатылган. Бүген сүзебез яшәешнең аерылгысыз өлеше – ашау турында. Аның да үз әдәбе бар.

“Аңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) игътибар бирә иде. Аның турындагы бер риваятьтә: ул ашарга теләсә, кулын юа иде, диелә. Һәм ашау алдыннан кул юу безнең мәзһәбтә сөннәт гамәл санала. Кул юып, өстәл янына утырганнан соң, Аллаһны телгә алу, ягъни “бисмилләһ” әйтү кирәк.

Әгәр кеше йортына кергәндә һәм ашар алдыннан “бисмилләһ” әйтмәсә, шайтан аңа ияреп керер һәм ризыгын да аның белән бергә ашар, ашарыма да бар, йоклар урыным да бар, дип шатланыр. Әгәр кеше йортына кергәндә һәм ашар алдыннан “бисмилләһ” дисә, шайтан, бүген ашар ризыгым да, йоклар урыным да юк, дип кайгырыр. Бу сүзне пышылдап кына түгел, ә тавыш белән әйтү хәерлерәк, яныңдагы онытканнарның да исенә төшерү өчен кирәк ул.

Һәрберебез хәтерлидер: сабый чакта өстәл артына утырганда әби-бабайлар безгә: “Тәти кулың белән аша”, – дип, уң кул белән ашарга кирәклекне искә төшерә иде. Әби-бабайларыбыз бездә шул рәвешле мөселманча ашау әдәбен тәрбияләргә тырышканнар, бүген дә шуны үтәсәк һәм балаларыбызны, оныкларыбызны да өйрәтсәк иде.

Ике кул белән ашау да мөселман әдәбе түгел. Аш ашаганда бер кулымда кашык бар дигән сылтау белән сул кулга ипи тоту динебезнең әдәбеннән түгел. Бер мөбарәк хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сул кул белән бары шайтан гына ашый”, – ди. Хәтта сулагай булсаң да, башка эшләрне сул кул белән эшләп, ашауны уң кул белән ашау зарури”, ди Равил хәзрәт Бикбаев.

Ризыкны бергә җыелып ашау саваплы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ризыкны бергә ашагыз, бергә ашау ризыкны бәрәкәтле итәр, бер кешелек ризык – икегә, ике кешелеге өч кешегә җитәр”, – диде. Сәхәбәләр дә беркайчан үзләре генә ашамаган, өйләрендә башка кеше булмаса, урамнан үтеп баручыны алып кереп булса да өстәл артына чакырганнар.

Шулай ук өйдә тәмле ризык пешергәндә күршеләрне дә онытмаска кирәклекне, әзерләнгән ризыкны аларга кертү кирәклекне искәртте. “Ризыкны синең өчен башка берәү әзерли икән, хәтта ул хезмәтче булса да, аны да ризыкландырыгыз, аңа да өлеш чыгарыгыз, чөнки ризык әзерләүнең мәшәкатен, эсселеген ул татыды,” – диде Пәйгамбәребез (с.г.в.), дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.

Фото: “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Читайте нас