Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән 8 тәкъдим.
1. Вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга.
2. Чисталыкка һәм гигиенага зур игътибар бирергә.
3. Төчкергәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
4. Даими рәвештә бүлмәне дезинфекцияләргә, чөнки вирус һава белән тарала.
5. Якыннарыбыз, әти-әниләребез (бигрәк тә алар өлкән яшьтә булса) һәм балалар өчен безгә йөкләнгән җаваплылык турында онытмаска.
6. Аллаһы Тәгаләдән дөньяның барлык мөселманнары өчен гөнаһларның гафу ителүен һәм иминлек насыйп булуын сорап дога кылырга.
7. Әбу Давыт хәдисләр җыентыгында килгән хәдистән доганы еш укырга: “Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм” (1554). (“Аллаһуммә иннии әгузү бикә минәл бәраси, вәл җүнүни, вәл җүзәми вә мин сәйил-әскам”).
8. Әгәр кеше хәлсезләнсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото:“Дин вә мәгыйшәт”.