+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
2 апрель 2020, 11:04

Коронавирус кешелеккә гөнаһлары өчен җибәрелгәнме?

Бу йогышлы чир Кытайдан килде. Моңа кадәр дә кош, дуңгыз грипплары һәм башка куркыныч чирләр шуннан чыкты. Әлеге афәткә Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрне ашау да, халыкның имансыз яшәве дә сәбәпче булган, ди билгеле дин әһелләре.

Бу йогышлы чир Кытайдан килде. Моңа кадәр дә кош, дуңгыз грипплары һәм башка куркыныч чирләр шуннан чыкты. Әлеге афәткә Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрне ашау да, халыкның имансыз яшәве дә сәбәпче булган, ди билгеле дин әһелләре.

"Мөселман кешесе һәр бәланең Аллаһның бер сынавы булуын, Аның әмереннән башка килмәвен яхшы белә. Сынау йортында сынаусыз булмый. Без оҗмахта түгел бит. Сөбханаллаһ, соңгы вакытларда тормышлар бик матурланды. Кешелек шушы матурлык белән исереп, акылын, намусын югалта башлады. Ата-ана хакы үтәлми, туганлык җепләре өзелә. Юл булмаган, транспорт булмаган заманнарда кеше, күрше авылга барып, туганының хәлен белсә, хәзер 4-5 сәгать кибеттә арба этеп йөрүне күңеленә якынрак күрә. Күпме ялган, күпме хыянәт, азгынлык!

Аллаһ безне бераз чәбәкләп, аңыбызга китерәдер, күрәсең. Кайбер халыкларны Аллаһ бәла-казалар аша җәзага да тарттырырга мөмкин. Әлбәттә, Раббының һәр эшендә хикмәт бар. Шуңа күрә дарулар кулланудан, карантиннан тыш, иманлы кеше догалар кылырга, зикер-тәсбихлар укырга тиеш. Авырулардан, зәхмәтләрдән сакланып котылу өчен пәйгамбәребезнең махсус догалары бар", - дигән имам Йосыф Дәүләтшин "Азатлык"ка биргән интервьюсында.

"Сәясәтчеләр, галимнәр вирусларның кайдан һәм ни өчен килеп чыгуы турында күп акыл саталар. Һәрхәлдә, алар килде һәм киләчәк. Күп бәлаләрнең башында кешеләр үзләре тора. Аллаһ Тәгалә: “Сезгә килгән һәр бәла – үз кулыгыз белән кәсеп итүегезнең нәтиҗәсе”, - дигән. “Әгәр бер халыкта җенси азгынлык артса, ул халыкта моңа кадәр билгеле булмаган чума кебек авырулар чыгачак”,- ди пәйгамбәребез.

Коронавирусның хайваннардан килеп чыгуы турында язалар. Кытайлыларның кыргый хайваннарны, теләсә нәрсә ашавы турында әйтәләр. Бу авыруны ярканат, сукыр тычкан итләрен ашаулары белән бәйләүчеләр бар. Аллаһ кешегә берәр нәрсәне ашауны тыйган икән, димәк, ул кеше өчен зарарлы, - ди имам. - Ислам һәр авырудан котылу юлларын эзләргә, сәбәпләрен күрергә боера. Пәйгамбәребез: “Аллаһ даруын иңдермичә, авыруын да иңдермәс”, - дигән. Димәк, кешелеккә килгән һәр авыруның дәвасы бар һәм галимнәрнең аларны эзләве кешелеккә булган изгелекләре булып санала.

Икенчедән, эпидемия бәласеннән дару белән генә котылып булмый. Авыруларны сәламәт кешеләрдән аеру кирәк. Пәйгамбәребез: “Бер урында тагун (чума) барлыгын ишетсәгез, анда кермәгез. Әгәр үзегез булган җирдә тагун хасталыгы ачыкланса, аннан чыкмагыз!” - дигән.

Аллаһ Тәгаләнең әмереннән башка агачтан яфрак та төшмәс, тузан бөртеге, микроб, вирус та урыныннан күчмәс, әҗәле җиткән һәркем бер мизгел дә артыгын яши алмас. Тиздән ашарга бетә дип кибетләргә ябырылу, кирәксә-кирәкмәсә дә ярма, тоз, консервалар җыюны кирәк эш дип санамыйм. Әби-бабайларыбыз ачтан үлгән булса, без бүген аштан үләбез. Аллаһ – ризык бирүче, ул ташламаса, һәлак булмабыз, иншә Аллаһ. Әбиләр “Ходай ташламаса, бүре ашамас”, дигәннәр. Шушындый борчулы вакытлар безне күбрәк Аллаһка якынайтса иде.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28716

alinec.ru сайтыннан
Читайте нас