+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
10 апрель 2020, 09:20

Өлкәннәрне хөрмәтләмәгән бездән түгел

Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм: "Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтмәгән бездән түгел", дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм: "Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтмәгән бездән түгел", дигән.
Кечкенә - олыга, узып баручы - утырып торучыга, аз төркем күп төркемгә (беренче булып) сәлам бирә.
Ашаган вакытта ризык кабул итүне иң беренче өлкән яисә хөрмәтле кеше башларга тиеш.
Әгәр дә кешеләргә берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк.
Сүз башлаган вакытта да әдәп буенча беренче сүзне өлкәннәргә бирәләр.
Өлкәннәр сөйләшкәндә аларның сүзен бүлдерү - бик зур тәртипсезлек, дип яза "Ислам нуры".
Фото: "Ислам нуры".
Читайте нас